Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган линейка узды.
Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бирү бүлеге башлыгы Анастасия Корманова, “Балачак навигаторлары” бөтенроссия проектының төбәк координаторы вазыйфаларын башкаручы Айрат Гайфуллин һәм Лаеш районы башлыгы ярдәмчесе Наталья Лицова катнашты.