Мәскәү районындагы 130 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.
Өч катлы бинада фасад һәм бизәү эшләре башкарылган, инженерлык челтәрләре, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган.
Барлык уку бүлмәләрен, китапханәне, актлар залын, коридорлар һәм фойены яңартканнар, яңа җиһазлар сатып алынган. Моңа кадәр мәктәптә азык-төлек блогын һәм спорт залын ремонтлаганнар инде.
Эшләр 4 мең кв.м мәйданда башкарылган.