Рөстәм Миңнеханов: Казан фәнни үзәге тотрыклы рәвештә Россиянең әйдәп баручы тикшеренү оешмалары исәбендә

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казан фәнни үзәгенең тарихы авыр сынаулар, зур  хезмәт һәм сугышчан батырлык чоры белән аерылгысыз бәйләнгән, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Сугыш елларында Казанда илебезнең 33 әйдәп баручы фәнни учреждениесе, шул исәптән 39 академик һәм 44 әгъза-корреспондент хезмәт куйган.

"Бездә Нобель премиясенең булачак лауреатлары эшләгән: күренекле физиклар Тамм, Франк, Черенков, Гинзбург, Ландау, Капица, иң зур совет химигы Семенов. Хезмәттәшләре белән иңгә иң торып, республика галимнәре фронт һәм тылны илебез оборонасы өчен мөһим булган фәнни-техник эшләнмәләр белән тәэмин итүгә зур өлеш керттеләр. Без хаклы рәвештә Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан башкаласы аша дәүләтебезнең фәнни оборонасы линиясе узды дип әйтә алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 «Казан фәнни үзәге коллективын оешманың  80 еллык юбилее белән котлыйм. Яңа фәнни нәтиҗәләр һәм ачышлар, шулай ук ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ТР Рәисе Казан фәнни үзәге хезмәткәрләренә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International