«Чистое наследие»яшь экологлар республика олимпиадасының читтән торып этабы башланды

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елда «Татнефть» ГАҖ 5 - 8 сыйныф укучылары өчен «Чистое наследие»  яшь экологларның I республика олимпиадасын уздыру инициативасы белән чыкты. Инициативаны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, «Будет чисто» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм «Цифрлы иҗат академиясе» инновацион һәм агарту проектларын үстерү үзәге хуплады.  

Олимпиада (https://чисталык эзе.рф/) укучыларда экологик культураны үстерүгә, экологияне популярлаштыруга, балаларны һәм өлкәннәрне әйләнә-тирә мохитне саклау өчен берләштерүгә юнәлтелгән.

«Чистое наследие» яшь экологларның республика олимпиадасын үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проектының «Профессионалитет» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә һәм талантларны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International