Татарстанда татар телен түләүсез өйрәнү өчен «Ана теле» онлайн-платформасы эшли башлады

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия платформасында 2025 елның августыннан  бушлай «Ана теле» онлайн-мәктәбен башлап җибәрү турында хәбәр итә.

«Ана теле» Онлайн-мәктәбе - татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион белем бирү программасы. Белем алу мөмкинлеге дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан тәүлегенә 24 сәгать булырга мөмкин.

Теләгән һәр кеше татар телен белү дәрәҗәсен билгели торган тест уза. Алга таба өйрәнү шушы дәрәҗәгә туры килә торган материаллар буенча уза. Һәр дәрәҗә уңышлы төгәлләнгәндә тиешле сертификат бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International