Казанда XII Халыкара бәйсез «Глаголица» әдәби премиясе җиңүчеләренең исемнәрен атадылар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

31 августта Г.Камал исемендәге Татар академия театрында "Глаголица" XII Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу кичә дөньяның 10 иленнән 100дән артык финалист катнашкан биш көнлек иҗат марафонының кульминациясе булды.

Быел конкурска 36 илдән 2115 эш кергән. Гаризалар саны буенча лидерлар рәтендә  Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург һәм Ташкент шәһәрләре. Номинацияләр арасында традицион рәвештә рус телендә проза һәм поэзия алда бара.

"Глаголица"ның күптән түгел генә РФ Мәгариф һәм фән  министрлыгы олимпиадалары һәм конкурслары исемлегенә кертелүе аеруча әһәмияткә ия . Хәзер җиңүчеләр югары уку йортларына кергәндә өстәмә балларга исәп тота ала.

"Глаголица" премиясе әдәбиятта яңа исемнәр ачуны дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International