Татарстан делегациясе Рубежный шәһәрендә яңартылган мәктәптә булды

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Татарстан шефлыкка алынган Луганск Халык Республикасының Рубежный шәһәренә килде. Сәфәрдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин да катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан төзүчеләре зур күләмле эшне башкарганнар, шуның нәтиҗәсендә мәктәп укучыларны кабул итәргә әзер. Ул ассызыклаганча, спорт заллары заманча җиһазландыру һәм булу сыйфатлы белем бирү процессын гына түгел, балаларны һәрьяклап үстерү өчен шартлар да тәэмин итә. Рәис кушуы буенча ул мәктәп директоры Ирина Дубовикка бүләк сертификаты тапшырды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International