“Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия хатын-кызлар берлегенең Брянск бүлеге активистларының Брянск өлкәсендәге сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары җыю турындагы мөрәҗәгате буенча хезмәттәшләре белән сөйләште. Бигрәк тә Чистай, Әлмәт, Алабуга, Кукмара районнары хатын-кызлары аны хупладылар. Нәтиҗәдә, республикадан Брянскка 63 килограмм авырлыктагы посылка җибәрелде, аңа рюкзаклар, канцелярия товарлары, җылы курткалар, шапкалар, мәктәп һәм спорт формасы комплектлары, оекбашлар, свитер һәм башка кирәк-яратклар тутырылган иде.