Яшьләр арасында радикализмны, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча «Конструктив» Идел буе форумы 2025 елның 25 сентябреннән 29 сентябренә кадәр Казанда узачак һәм Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштерәчәк.
Биш көн эчендә 2000нән артык катнашучы көндезге һәм онлайн мәгълүмати, идеологик һәм психологик иминлекнең төп темалары турында сөйләшәчәк, проектлар эшли, тәҗрибә уртаклашачак һәм яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау өчен яңа чишелешләр эзләячәк.
Форумда катнашуга 18 яшьтән өлкәнрәк Идел буе федераль округы төбәкләренең яшьләре, яшьләр сәясәте өлкәсендә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче белгечләр, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хакимият органнары һәм террорчылыкка каршы комиссияләр хезмәткәрләре чакырыла.
Теркәлү 2025 елның 20 сентябренә кадәр түбәндәге сайтта ачылды: https://atmrt.ru/konstructiv