"Яшь тимерюлчы" түгәрәгенә җыю 20 октябрьгә кадәр барачак. Биредә профориентацион профиль программалары буенча 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр белем ала ала.
Практик дәресләрдә балалар үзләрен машинист ярдәмчесе, вагоннар караучы, озатучы, станция буенча дежур торучы һәм башка һөнәрдә сынап караячак. Шулай ук укучылар өчен 3D-модельләштерү, робототехника, сәхнә иҗаты һәм техник макетлау буенча түгәрәкләр оештырылачак.
Дәрескә язылу өчен түбәндәге документлар кирәк: туу турында таныклык, СНИЛС, 3х4 өч фоторәсем һәм яшүсмернең сәламәтлеге торышы турында белешмә, дип хәбәр итә Казан тимер юллары матбугат хезмәте.
Гаризаларны түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: Алтынов ур., 4а.
Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча