Минзәлә интернат-мәктәбе командасы «Маршруты мелосердия» конкурсында җиңү яуладылар

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Ирина Суздалева җитәкчелегендәге Минзәлә интернат мәктәбе командасы «Маршруты милосердия – 2025» V республика яшь экскурсоводлар конкурсында 2 нче урынны алды. Конкурска алар “Минзәлә хатын-кызлары Бөек Ватан сугышы елларында: хәрби һәм хезмәт батырлыгы” проектын тәкъдим иттеләр.

Бүләкләү тантанасы 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнендә, Татарстан Иҗтимагый палатасында, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашында узды. Конкурска 70кә якын проект эше тәкъдим ителде, республиканың 12 командасы финалга барып җитте. Катнашучылар исемле сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International