Белем бирүдә ярты гасыр: Казан мөгаллиме Галина Нәҗипова

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанның Вахитов районындагы  инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 39нчы мәктәп директоры Галина Алексеевна Нәҗипова үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Аның педогогик стажы 50 елдан артык, шуларның 40 елын директор вазифасында, биология фәннәре кандидаты, халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы.

Бу истәлекле көн белән Галина Алексеевнаны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шәхсән үзе котлады, аның Татарстанның мәгариф системасы үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте.

Юбилей белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм һөнәри биеклекләр телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International