Лениногорск балалар йортында Россиянең космонавт-сынаучысы Антон Шкаплеров булды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

5 сентябрьдә Лениногорск балалар йортында «Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү институты» отряды сынаучысы, Россия Герое Антон Николаевич Шкаплеров булды. Аның килүен тәрбияләнүчеләр түземсезлек белән көттеләр, очрашуга әзерләнделәр, космонавтка үзләрен кызыксындырган  сорауларны эзерләп куйдылар.

Балалар  биолабораториядә һәм балалар чәй фабрикасында үз эшләрен күрсәттеләр. Истәлеккә Антон Николаевичка биолабораториядә үстерелгән чәй һәм чәчәкләр җыелмасын бүләк иттеләр.

Үләннәр җыю өчен балалар экологик чиста урыннарга - «Дала» тыюлыгына йөриләр. Аннары җыелган үсемлекләрне киптерәләр һәм ферментлаштыралар. Бу дәресне балалар бик яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International