Татарстанның 12 мәктәбе Россиянең иң яхшы мәгариф учреждениеләре исемлегенә керде

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

RAEX агентлыгы чыгарылыш укучыларының конкурентлык сәләте буенча илебезнең мәктәпләре рейтингын бастырды. Рейтинг мәктәпне тәмамлаучыларның илебезнең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга  керүе турындагы мәгълүматлар нигезендә формалаштырылган.

Топ-300 гә Татарстанның 12 мәктәбе керде: СУНЦ IT-лицей КФУ, 2 нче лицей-интернат, № 131 лицей,  Н.И.Лобачевский исемендәге лицей, 26 нчы гимназия (Яр Чаллы),  Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназия,  А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей,  23 нче «Менеджер» урта мәктәбе,  7 нче лицей-интернат,  3 нче гимназия (Казан),  3 нче гимназия (Яшел Үзән), инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18 нче мәктәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International