Чит ил укучылары өчен «СтудRussia» Бөтенроссия конкурсы

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Конкурс чит ил студентларының һөнәри һәм иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга, аларның лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән. Конкурс ике телдә үткәрелә - рус һәм инглиз телендә. Бу катнашучыларның потенциалын мөмкин кадәр күбрәк  ачарга, тигез шартлар тәэмин итәргә һәм проектның халыкара характерын ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурсның иң югары бүләге «Иң яхшы чит ил студенты» Гран-при, ул берничә номинация кысаларында алдынгы урыннарны яулаган яисә конкурс этаплары кысаларында үзен аеруча яхшы  күрсәткән катнашучыларга бирелә.

Катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган  бакалавриат , специалитет, магистратура, аспирантура яки ординатура программаларында укучы Россия югары уку йортларының чит ил студентлары чакырыла. Гаризалар 2025 елның 14 сентябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителә. Катнашу өчен анкета тутырырга, казанышлар портфолиосын һәм мотивацион хат беркетергә кирәк.

Конкурс өч этапта узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International