2025 елның 2 сентябрендә Росконгресс фонды һәм Инносоциум Фонды ярдәмендә «Инносоциум» социаль проектларының VIII Бөтенроссия студентлар конкурсы старт ала. Конкурс социаль әһәмиятле проблемаларны чиәү юлларын эзләү һәм инновацион идеяләрне гамәлгә ашыруда талантлы студентларга ярдәм итү өчен илнең барлык төбәкләреннән актив яшьләрне берләштерә.
2024-2025 елда конкурска 79 төбәктән һәм 304 югары уку йортыннанан 1305 гариза кергән, шуларның 24 проект финалга чыккан, ә сигез автор 400 мең сум грант алган һәм Петербургта үзген халыкара икътисадый форумда бүләкләнгән.
VIII сезонда проектлар 7 номинация буенча кабул ителәчәк.
Гаризалар бирү: 2025 елның 2 сентябреннән 2026 елның 26 гыйнварына кадәр.
Эксперт советының проектларны бәяләве: 2026 елның 28 гыйнварыннан 10 февраленә кадәр.
Финалга чыгучыларны игълан итү: 2026 елның 12 феврале
Жюри әгъзалары тарафыннан проектларны бәяләү: 2026 елның 2 мартыннан 18 мартына кадәр
Проектларның питчингы һәм җиңүчеләрне игълан итү: 2026 елның 24 марты
Җиңүчеләрне бүләкләү Петербург халыкара икътисадый форумында 2026 елның июнендә узачак.