7-14 сентябрь көннәрендә Бурятиядә “Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы” ” бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза. Анда илнең 87 төбәгеннән 120 педагог һәм тәрбияче катнаша.
Татарстан Республикасыннан Айсылу Мөхәммәтова, Казан шәһәренең Яңа Савин районы "Ресурс" 146 нчы лицееның туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы катнаша. Ул - "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2025" конкурсы җиңүчесе.
Айсылу Марат кызы «Методическая мастерская» бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады, ә алда тагын дүрт сынау - «Урок», «Классный час», «Мастер-класс» һәм ачык профессиональ дискуссия.