Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грант күләмен арттырдылар

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләмен арттырдылар, алар агымдагы, 2025 елда бүленәчәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Физик-математик профиль укытучылары өчен грант түләүләре 300 000 сумнан 344 828 гә кадәр, физик-математик профильдәге яшь укытучылар өчен - 240 000 нән 275 862 гә кадәр, ә физик-математик түгәрәкләрнең педагог-җитәкчеләре өчен 90 000 сумнан 103 448 гә кадәр артты.

Грант алучыларның саны үзгәрешсез калды: математик профильле укытучы һәм физик-математик түгәрәкләр җитәкчеләре 100әр һәм  яшь физик-математик профильле укытучылар 150.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International