Илсур Метшин җәйге савыктыру кампаниясе турында: «34 меңнән артык баланың ялын оештыру - җаваплы эш»

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Җәйге каникулларда мәктәп яны һәм шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында 34 мең 692 бала ял иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 мең 775 балага  күбрәк. Ел башыннан бирле  46 мең 735 бала ял иткән, ел ахырына кадәр тагын 1423 баланың  ял итүе планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Җәйге сменалар 170 мәктәп яны , 170 хезмәт һәм ял лагеренда, 27 шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда һәм “Дети галактики” палаткалы лагеренда узды. Быел программаны гамәлгә ашыруга 622,9 млн сум күләмендә финанслау каралган. Шуның 451,4 млн сумы республика бюджетыннан, 5 миллионы муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән. Ата-ана кертемнәре өчтән бердән кимрәк.

Беренче булып юлламаларны МХОда катнашучыларның балалары, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, сәламәтлеге чикле булган балалар алды.

Быелдан башлап инвалидлыгы булган  һәм  сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен  лагерьларга  махсус квоталар каралган. Шул ук вакытта «Ял» үзәге шәһәр мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча инде 2021 елдан бирле «Восток», «Заречье» һәм «Юнитур» лагерьлары базасында сәламәтлек мөмкинлекләре  чикле булган  балалар өчен сменалар оештыра.

Бу җәйдә шәһәр яны лагерьларында махсус операциядә катнашучылар гаиләсеннән  685 бала бушлай ял иткән. Ел башыннан бирле мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында 2 мең 326 бала ял иткән. «Бу юнәлештә эш көзен дә дәвам итәчәк», - дип өстәде Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Лагерьларда 30дан артык профильле программа үткәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International