Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә Белоруссия бүлеге ачылды

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә яңа уку елында Белоруссия бүлеге ачылды. Бу хакта әлеге оешма директоры Маринэ Хухунашвилли ТР Халыклар дуслыгы йортында ТР халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга багышланган түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.

"Бездә беркайчан да мондый бүлекчә булмады. Әлегә бездә тугыз укучы, әмма уку елы әле башланды гына ", - диде ул.

Хухунашвилли билгеләп үткәнчә,  якшәмбе мәктәбендә 23 бүлек бар. Оешмада өстәмә белем бирүче 33 педагог эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International