Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе белән берлектә оештырылган «Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул итү 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс регион һәм ил икътисады үсешенә өлеш кертергә сәләтле инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Анда яңа материаллар һәм химия, машина төзелеше, биотехнологияләр һәм агросәнәгать комплексы, медицина һәм IT кебек юнәлешләрдә идеяләр һәм технологияләр тәкъдим итүче мәктәп укучылары, студентлар, тикшеренүчеләр, инженерлар һәм компанияләр катнаша ала.
«Студентлар стартабы» номинациясендә җиңүчеләр 300әр мең сум алачак, «Технология компаниясе» номинациясендә - 500 мең сум. "Перспектива" һәм "Интеллектуаль милек" категорияләрендә 100 мең сум премияләр каралган.