8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә « Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләмен үстерүнең иң яхшы практикалары» номинациясенең йомгаклау этабы уза.
Татарстан Республикасыннан республика бәйгесендә җиңүче Менделеевск районының 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Корбанова Айгөл Хәлим кызы катнаша.
Җиңүчене конкурсны ябу тантанасында 12 сентябрьдә игълан итәчәкләр.