8 сентябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Земский учитель» программасында катнашуга дәгъва кылучыларны өстәмә сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.
Күрсәтелгән документларны эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе ике җиңүчене билгеләде, алар якын арада республиканың авыл мәктәпләрендә укытырга кайтачак. Конкурс нигезендә сайлап алу җиңүчесенә 1 миллион сум күләмендә акча бер тапкыр бирелә. Бу ярдәм авыл районнары һәм кече шәһәрләрнең мәгариф учреждениеләренә квалификацияле кадрлар агымын стимуллаштыра, шулай ук авыл укучылары өчен тотрыклылыкны һәм белем сыйфатын тәэмин итәргә ярдәм итә.