Никольское авылы гимназиясенә Лев Толстой исеме бирелде

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Лаеш районының Никольское авылында этномәдәни рус компоненты булган гимназиягә ЛевТолстой исеме бирелде. Бу хакта  “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлегенең халык программасы буенча күчмә утырышында игълан ителде. Тантанада РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнашты.

Лаеш районы язучының тормышына турыдан-туры мөнәсәбәте бар - монда Юшковлар гаиләсе, Толстойның туганнарының  биләмәләре урнашкан. Язучы бу урыннарга берничә тапкыр килгән, бу аның иҗатында чагыла. Мәктәп җитәкчелеге фикеренчә, Толстой исемен бирү гимназиянең абруен һәм укучыларның мотивациясен арттырачак, бу шулай ук әдәби белем бирүне үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International