Татарстанда яшүсмерләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча онлайн ата-аналар җыелышы узды

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2025 елның 9 сентябрендә «Иминлек һәм үсеш: заманча яшүсмер тәрбияләүнең төп аспектлары» темасына республика онлайн ата-аналар җыелышы булды. Анда республикадан 29 меңнән артык ата-ана катнашты.

Ата-аналар җыелышының модераторы  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.

Республика ата-аналар җыелышы ата-аналар, мәгариф системасы вәкилләре һәм профильле белгечләр арасындагы турыдан-туры диалог өчен мөһим мәйданчык булып тора. Чараның төп максаты - ата-аналарның яшүсмерләрне тәрбияләүдә заманча чакырулар турында хәбәрдарлыгын арттыру, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм аларны гармонияле үстерүгә комплекслы якын килү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International