Татарстан укучылары Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшерә алачак

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

2025 елның 23 сентябреннән 26 октябренә кадәр 1-9 класс укучылары «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша алачак. Чара «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм  проекты кысаларында уздырыла һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүне тикшерүгә юнәлдерелгән.

Олимпиада онлайн-форматта узачак. Катнашу бушлай; моның өчен компьютер яки планшетның интернет һәм заманча браузерга тоташкан булуы кирәк.

Олимпиаданың рәсми сайты - dorogi.uchi.ru . Биремнәрне үтәү өчен, Учи.ру платформасында авторизация яки теркәлергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International