Бу хакта "Россия газетасы" редакциясендә яңа нормаларның күбесен эшләүче экспертлар белән сөйләштеләр.
Бөтен кешене борчый торган тема - өй эшләре. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы әйтте инде: аны бетереп булмый. Балалар, әлбәттә, өмет иткәннәр... Әмма өй эшләре азрак булачак дип вәгъдә итәләр. Ни рәвешле?
Оксана Адамовская, Баланы үстерү, сәламәтләндерү һәм җайлаштыру институты белгече: Өй эше - материалны ныгыту, аны кабатлау, белемнәрне тирәнәйтү. Шуңа күрә, аны гамәлдән чыгарырга ярамый. Әмма төрле форматлар тәкъдим итәргә була: дәреслектән биремнәр генә түгел, иҗади эшләр дә, проектлар да, тикшеренүләр дә...һәм аны күп очракта әни-әниләр эшли.
Оксана Адамовская: Сезне аңлыйм. Чыннан да балалар өчен , бигрәк тә башлангыч мәктәптә төрле проектлар әзерләү әни-әтиләр җилкәсенә төшә. Чөнки балалар компьютерны юньләп куллана, кирәкле материалларны таба белмиләр бит әле. Әмма, ничек кенә булмасын, өй эше укыту мөстәкыйльлеге үсешенә ярдәм итә. Бу мөһим күнекмә. Безнең документларда нәкъ менә артык йөкләнмә булмасын өчен өй биремен үтәүнең дәвамлылыгы регламентланган. Һәм укытучы өй эшен күләмен сайлаганда, бала аны беренче сыйныфта бер сәгатьтән артык түгел, ә югары сыйныфларда 3,5 сәгатьтән дә артык утырмасын өчен исәпләргә тиеш.
Елена Приступа, Баланы үстерү, сәламәтләндерү һәм җайлаштыру институты директоры: Бездә уку предметларының хезмәт сыйдырышлылыгын билгели торган санитар нормалар һәм кагыйдәләр бар. Һәр кешенең үз енең кыенлык коэффициенты бар. Ә расписание төзегәндә, кызганычка каршы, моны һәрвакытта да исәпкә алмыйлар. Һәм шулай килеп чыга, физкультура дәресе беренче яки, әйтик, өченче булып куела. Ә уку көннәрен физкультура белән тәмамларга кирәк. Яки расписаниедә югары катлаулылык коэффициенты булган дәресләр барлыкка килә. Йөкләнешнең тигез бүленмәве бара һәм балаларда эшкә югары сәләтлелек булган пик көннәрен исәпкә алу юк. Кагыйдә буларак, ул сишәмбедән башлана һәм пәнҗешәмбегә кадәр саклана.
Тәртип өчен билге: күпчелек ата-аналар - "риза". Әмма объектив булырмы дигән курку бар. Кем һәм ничек "неуд" һәм "икеле" куячак?
Тәртипне нинди критерийлар буенча бәяләргә карар кылынды?
Лидия Москаленко: Алар бишәү: дисциплиналы булу, балалар һәм өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәү, социаль активлык һәм хокук тәртибе.