Татарстаннан ике команда «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалында катнаша

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

" Аҗаган 2.0" Бөтенроссия хәрби-патриотик уены финалы 4-23 сентябрьдә Волгоград өлкәсендә уза. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Финалда Татарстанны  ике команда тәкъдим итә. Махсус яшь категориясендә Лаеш техник-икътисадый техникумы студентларының «Пиранья» командасы чыгыш ясый. Өлкән яшь категориясендә республика данын Түбән Кама районы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татар кадет корпусында тәрбияләнүчеләр - «КОБР» командасы яклаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International