Яңа сезонда Росмолодёжь уздырган форумнарда катнашырга чакырабыз. Быел катнашучыларны илнең 25 төбәгендә 27 төрле чаралар көтә: Калининградтан алып Камчаткага кадәр. Форумда катнашу өчен Росмолодёжь.Форумы. платформасында заявка калдырырга кирәк.
Форумда фән, мәгариф, һөнәри үсеш, эшкуарлык, дәүләт һәм муниципаль идарә, спорт, экология, туризм, медиа, IT, иҗади индустрияләр һәм башка юнәлешләр белән кызыксынучы 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив яшьләр катнаша ала.
Форумнар - үзеңне башка яктан күрсәтергә, кызыклы темаларны ачыкларга, эре компанияләрдә һәм дәүләт корпорацияләрендә стажировка узарга, алдынгы предприятиеләрдә экскурсияләргә барырга, яңа шәһәрләр һәм төбәкләрне күрергә, музейларда һәм тарихи объектларда булырга, ә тагын - походларга барырга, тауга яки вулканга күтәрелергә мөмкинлек бирә.