Менделеевскийның “Яшь гений” 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Корбанова “Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы” бөтенроссия һөнәри конкурсында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләмен үстерүнең иң яхшы практиклары-(тәрбиячеләр) 2025” номинациясендә илебезнең 15 иң яхшы педагогы исемлегенә керде. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган тантаналы чара Улан-Удэда (Бурятия Республикасы) уза һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 31 сәләтле укытучы катнашты. «Образовательное мероприятие с воспитанниками» дигән сынауда үзләренең осталыкларын күрсәткән катнашучылар арасында, беренче туры нәтиҗәләре буенча, Айгөл Халимовна югары профессионализмны күрсәтте һәм финалистлар рәтенә керде.
Айгөл Халимовнага уңышлар һәм республикабызны бөтенроссия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итүен телибез!