Яңа Чишмә районының Зирекле лицеенда бүген заманча агротехнологик сыйныфлар ачылды. Проект «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла.
8-11 сыйныф укучылары «Үсемлекләрнең генетикасы һәм селекциясе» юнәлеше буенча профильле предметларны тирәнтен өйрәнәчәкләр. Алынган белемнәрне алар Зирекле лицее, аграр университет, авыл хуҗалыгы техникумы һәм «Чистай» агрохолдингы арасында хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү нигезендә практикада куллана алачак.
Агротехкласслар булдыруга инвестор 6,3 млн сум акча керткән. Ххимия, физика, математика һәм биология кабинетлары заманча җиһазландырылган.
Татарстанда быел барлыгы 20 агротехник сыйныф ачу планлаштырыла, аларда 550 укучы белем алачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча