22 сентябрьдә "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында Минск дәүләт балалар һәм яшьләр сараенда "Мобильный технопарк" технологик мастер-классларның масштаблы марафоны башланачак.
Техно-марафонны Россотрудничество ярдәме белән Яр Чаллыдан "Кванториум" балалар технопаркы командасы үткәрә. 80 белем бирү чарасы тагын дүрт шәһәрдә: Витебск, Гомел, Брест һәм Гродно шәһәрләрендә узачак. Чаллы укытучылары анда барлыгы 1200 бала өчен мастер-класслар үткәрәчәк.