Татарстан Республикасыннан фестивальдә балалар йортларында тәрбияләнүче 32 кеше катнаша
16-20 сентябрьдә республикага Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән балалар йортларында тәрбияләнүче 500 бала киләчәк. Уфа алтынчы тапкыр «Вернуть детство» бәйрәмен кабул итә.
Быел фестивальдә балаларны иҗади, интеллектуаль конкурслар һәм спорт ярышлары көтә: «МастерОк», «Звезды детства», «Ума палата», «Спартакиада», «Кулинарное мастерство», шулай ук пилотсыз системалар белән идарә итү буенча дәресләр, экскурсияләр һәм дискотекалар, булачак. Ахырда концерт көтелә, ул республиканың үзәк мәдәни мәйданчыкларының берсендә узачак.