Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәләре һәм укытучы -китапханәчеләре конкурсларында катнашу өчен гаризааларны 5 октябрьгә кадәр кабул итәләр

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

“Россиянең иң яхшы мәктәбе” һәм “Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәчесе” бөтенроссия конкурсларында теркәлү  5 октябрьгә кадәрдәвам итә.Ярышлар Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырыла.

Конкурсларда уку йортлары һәм мәктәп укытучы-китапханәчеләре катнаша ала. Белгечләргә авторлык практикасын күрсәтергә, дәрестән тыш чаралар үткәрергә һәм экспертлар белән онлайн-әңгәмәләр узарга кирәк булачак.

Финал сынаулары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның декабрендә мәктәп китапханәчеләренең I Халыкара форумында Мәскәүдә  узачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International