Татарстан укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча интеллектуаль уеннар үткәреләчәк

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Яңа уку елы башында Татарстанда 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен юлда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре буенча масштаблы мәгълүмати-уен курсы #ЗнаюсоблюдаюПДД старт ала. Чара интерактив интеллектуаль уен форматында узачак, ул балаларга мавыктыргыч формада юлларда куркынычсыз тәртип белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Юлларда балалар травматизмын киметүгә юнәлдерелгән проектүткәрү  инде традициягә әйләнде. Биш ел эчендә анда Казан мәктәпләренең 10 меңнән артык укучысы катнашкан. Уеннарның көзге сериясендә Казаннан һәм биш муниципаль районнан 2 500 дән артык  укучы үзләренең белемнәрен тикшерер дип көтелә: Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе.

Проектның төп максаты – юлларда балалар катнашында  фаҗигаләрне  булдырмау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International