Түбән Камадан Шәрапова Виктория - Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы конкурсы призеры

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче  Виктория Шәрапова  "Прокуроры на страже детства"иҗат эшләре конкурсы призеры булды,  ул      " История прокуратуры в лицах и событиях" номинациясендә 2 нче урынны яулады.

Виктория язган  эсседа Павел Иванович Ягужинский - беренче Генерал-Сенат Прокурорының тормышы чагылдырылган.

Конкурс Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан гамәлгә куелган һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты бурычларына туры килә.  Ул һөнәри традицияләрне саклау, рухи-әхлакый үсеш һәм Россия прокуратурасының тарихи үткәненә хөрмәт максатыннан үткәрелә һәм укучыларның талантларын үстерү , җаваплы һәм югары әхлаклы кешене тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.

Диплом һәм бүләкне тапшыру тантанасы Түбән Кама шәһәр прокуратурасы узды. Бүләкне  ТР прокуроры Альберт Суяргулов кушуы буенча Түбән Кама районы прокуроры  Илнур Гаянов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International