Татарстанда мигрант балаларының 80%тан артыгы рус теле буенча тестны уңышлы тапшырды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда мигрант балаларының 82%ы мәктәпкә укырга керү өчен рус телен белүгә тестны уңышлы  үткән. Бу хакта журналистларга Казанның 51 нче мәктәбендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

"Татарстанда 1 апрельдән, яңа кагыйдәләр гамәлгә керә башлаганнан бирле, мәктәпкә 554 бала керергә теләк белдергән, шуларның 524е рус теле буенча тест тапшыруга кертелгән. Ә 30 бала документларның тулы комплектын тәкъдим итә алмаганга кертелмәгән. 524 баланың 427се сынауны уңышлы башкарды, бу 82% тәшкил итә», - диде ул.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары билгеләп үткәнчә, тест үтмәгән балалар  өч айдан кабат килә ала. Алар  өчен рус теле буенча өстәмә курслар оештырылган.

Татарстанда шулай ук чит ил гражданнары балалары өчен рус телен укытуның тизләтелгән программасы эшләнгән. Уку 72 сәгатькә исәпләнгән. Тест узмаган балалар, шулай ук аңа әзерләнүчеләр өчен рус теленә тизләтелгән укытуга  54 мәктәп билгеләнгән.

Тест ике өлештән - телдән (сөйләшү, әңгәмә) һәм язма өлешләрдән тора. Беренче сыйныфлар өчен әңгәмәләр генә каралган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International