Казанның 51нче мәктәбендә мигрант балалары өчен адаптацияләү алымын тәкъдим иттеләр

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Казан шәһәренең 51нче урта мәктәбендә рус телен өйрәнә генә башлаган һәм мәктәпкә керү өчен тест үтә алмаган мигрант балалары өчен өстәмә дәресләр булдырылган. Бу балаларга тизрәк белем бирү процессына уңышлы кушылырга ярдәм итү максатыннан булганын сөйләде мәгариф учреждениесе директоры Рөстәм Хаҗиев.

«Курслар уңай нәтиҗәләр бирә. Без балаларны тугызынчы һәм 11нче сыйныфлардан соң ныклы белем фундаменты белән чыгарабыз. Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның Татарстанда калып, республикада эшләве сөендерә торган күренеш, әлбәттә. Рус телен өйрәнү буенча курслар бездә 5 елдан артык эшли. Шуңа күрә тәҗрибә белән уртаклашырлык нәтиҗәләр, мактанырлыгыбыз бар. Алар дәресләрдән соң теләк буенча үткәрелә. Ата-аналар үзләре дә баланың мәктәптә уңышлы укуын телиләр. Әгәр без баланың рус телен начар белүен күрәбез икән, ата-аналарга балаларын шушы курсларга китерергә киңәш бирәбез», – дип белдерде ул.

Рус телен начар белгән укучы өч ай эчендә яше буенча кирәкле белемнәрне үзләштерсен өчен атнага бер сәгать өстәмә дәресләр дә җитүен дә әйттеләр мәктәптә.

«Нигездә уку йортыбызда якын чит илләрдән булган балалар белем ала. Быел мигрантларның балалары буенча статистика ясадык һәм Азәрбайҗаннан укучылар күбрәк икәнен ачыкладык. Хәтта Африкадан да бер бала укый. Ата-аналары укырга керү өчен безнең мәктәпкә документларын тапшырган барлык балалар да рус теленнән тестны уңышлы үттеләр һәм укыйлар. Күптеллелек һәм күпмилләтлелек — кыенлык түгел, ә байлык, дип исәплибез. Бу безне үзара аңлашырга, хөрмәт итәргә өйрәтә һәм киләчәктә балаларга күбрәк мөмкинлекләр ача. Без һәр бала үзен бердәм коллективның бер өлеше итеп тоя торган шартлар тудырабыз», – диде мәктәп директоры.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International