Татарстанның мәгариф оешмаларында 27 меңнән артык чит ил кешесе укый

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның мәгариф оешмаларында 27 меңнән артык чит ил гражданы белем ала. Бу хакта журналистларга Казанның 51 нче мәктәбендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Чит ил гражданнарының иң күбе  югары уку йортларында белем ала - 22 мең студент. Мәктәпләрдә 1- 11 сыйныфка кадәр 3,2 мең бала укый, 500 гә якын яшүсмер - көллиятләрдә һәм техникумнарда, 800дән артык - мәктәпкәчә оешмаларда», - диде ул.

Мөҗипов аәйтүенчә, Татарстанга иң күп чит ил балалары Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International