22 сентябрьгә кадәр (шул көнне кертеп) Россиянең барлык төбәкләрендәге 5-11 сыйныф укучылары гарәп теле буенча регионара олимпиаданың сайлап алу этабында катнаша ала. Балаларга шәех Фатима бинт Мөбәрәк исемендәге мәгариф үзәге сайтында теркәлергә һәм катнашыр өчен гариза бирергә кирәк.
Олимпиаданың беренче этабы «Цифрлы белем» ҖЧҖнең технологик платформасында дистанцион форматта узачак. Биремнәрне үтәү өчен гарәп телен өйрәнүнең минималь дәрәҗәсен - А2 белергә кирәк.
Катнашучыларга тәкъдим ителгәннәр арасыннан бер яки берничә җавап сайларга, гарәп телендә дөрес итеп фраза төзергә, аудиоязма тыңларга кирәк булачак. Барлык биремнәрне үтәүгә ике сәгать вакыт бирелә.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 1 ноябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Мәскәү өлкәсендә Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында көндезге форматта узачак.
Иң күп балл җыйган укучылар 2025 елның декабрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә белем стажировкасын узу мөмкинлеген алачак.