"Дәүләт хезмәте" порталында балалар ялы турында сораштыруда катнашырга мөмкин

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлар  министрлыгы белән берлектә, балаларны савыктыру кампаниясенә багышланган сораштыру үткәрә. Анда дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр Бердәм порталында катнашырга мөмкин.

Сораштыру мәгариф министрлыгы тарафыннан игълан ителгән Мәгариф системасында балалар ялы елында үткәрелә.

Балалар ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсенә кагылышлы сорауларга җаваплар аноним рәвештә «Госуслуги. Решаем вместе» платформасы ярдәмендә тәкъдим ителә. Моның өчен ЕСИАда авторизация үтәргә кирәк.

Сораштыру балалар лагерьларында реаль вәзгыять турында белергә һәм әлеге өлкәне үстерү өчен бурычлар комплексын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Сораштыруда 2025 елның 30 сентябренә кадәр катнашырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International