Бүген Уфада ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар тәрбияләнүчеләре арасында Идел буе федераль округының «Вернуть детство» округ фестивале финалы башланды. Татарстан Республикасы командасын фестивальнең региональ этабында җиңүчеләр: Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Алабуга, Идел буе, Нурлат, Лаеш балалар йортларында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итә.
Ярышларның беренче көне бик тыгыз башланды. Спорт чараларында катнашучы балалар Уфа радиоэлектроника һәм иминлек көллияте базасында пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү буенча мастер-класста булдылар.
«Ума палата» интеллектуаль уенында катнашучылар «Форд Боярд» уенында катнашты, ә «Кулинарное мастерство» конкурсында катнашучы балалар «Диалог с красками» дигән рәсем ясау буенча мастер-класста булдылар.
Фестиваль кысаларында бүген шулай ук “Балачак йолдызлары” иҗат конкурсы да уза. Әлмәттән һәм Лаеш балалар йортларыннан балалар оригиналь жанр, вокал, сәнгать сүзе номинацияләрендә чыгыш ясады.