Сергей Кравцов: «Бу кабул итү кампаниясенә 3,5 миллион гариза бирелгән»

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Фикер алышуның төп темасы 2036 елга кадәр чорга транспорт, энергетика, телекоммуникация, социаль һәм башка инфраструктураны үстерүнең комплекслы планы булды. Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов көллиятләрдә кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Хәзерге вакытта 1 миллион 100 мең студент көллияткә кабул ителгән - бу узган елга караганда 200 меңгә күбрәк. Бүген көллиятләрдә 3 миллион 900 мең бала белем ала», - дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, урта һөнәри белем бирү оешмаларында бюджет урыннары саны 68 меңгә арткан һәм бүген аларның саны тулаем ил буенча 850 мең. Шуның 56% - техник һәм инженерлык белгечлекләре буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International