Kazan Digital Week та тармак һәм төбәк фәне белән идарә итү механизмнары турында фикер алыштылар

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында тармак һәм төбәк фәне белән идарә итү коралы буларак "Фән" санлы платформасы" панель дискуссиясе булды. Чараны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды, ә ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов үткәрде, дип хәбәр итә вице-премьер аппараты.

Дискуссиядә Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук, Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Томск өлкәсе губернаторының фәнни-технологик үсеш буенча урынбасары Людмила Огородова, Башкортстанның фән һәм югары белем буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина һәм А.В. Старовойтов исемендәге Мәгълүмати технологияләр һәм башкарма хакимият органнары үзәге директоры Павел Стариков катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International