Уфа яңадан Идел буе федераль округы балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне җыя

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 17 сентябрендә Уфада ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча «Вернуть детство» округ фестивален тантаналы ачу булды. Чарада Идел буе федераль округы төбәкләреннән 370 бала һәм яшүсмер катнашты.

Округ фестивале Уфа шәһәренең иң матур урынында урнашкан шифаханә базасында уздырыла. Программа интеллектуаль, иҗади, спорт конкурсларын үз эченә ала - «Мастерок», «Звезды детства», «Ума палата», «Спортивный Олимп», «Кулинарное мастерство», шулай ук пилотсыз системалар белән идарә итү дәресләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, блогерлар катнашында мастер-класслар.

Моннан тыш, яшүсмерләр республиканың әйдәп баручы көллиятләрендә һәм университетларында, фәнни һәм җитештерү лабораторияләрендә булачак. Э алар өчен экскурсия һәм танып белү программалары  әзерләнгән.

Фестивальнең барлык чараларын проектның фестивальдетства.рф рәсми сайтында онлайн күзәтеп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International