Россия университетлары 2025 елгы кабул итү кампаниясе кысаларында барлык бирелгән урыннарны диярлек бүлеп бирде. Бу хакта, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Россия президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә вакытында хәбәр итте.
Министр мәгълүматларына караганда, югары белем бирү оешмаларына 904 мең студент кергән. Абитуриентларның яртысыннан артыгы (464 мең кеше) коммерция нигезендә, калганнары (440 мең) федераль бюджет акчасына укый.