Иртәгә Kazan Digital Week форумы кысаларында "Цифрлы технологияләр һәм хокук" IV халыкара конференциясе узачак

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре саналган «Цифрлы технологияләр һәм хокук» IV халыкара фәнни-гамәли конференциясе 19 сентябрьдә Казан Экспо ХКҮдә катнаш (офлайн +онлайн) форматта узачак.

 Конференция Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырылган Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумы кысаларында уздырыла.

 Конференция В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының цифрлы технологияләр һәм хокук фәнни-тикшеренү институты, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең социаль-икътисадый фәннәр бүлеге тарафыннан оештырылды.

Ел саен «Цифрлы технологияләр һәм хокук» конференциясе дөньяның дистәләгән илләреннән меңләгән катнашучыны җыя (алдагы елда: дөньяның 35 иленнән 2100 катнашучы булган). Спикерлар арасында бу юлы дөньякүләм танылган галимнәр- Беларусь, Бразилия, Венгрия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Россия, Үзбәкстан һәм башка илләрдән цифрлы технологияләр һәм хокуклар өлкәсендә танылган белгечләр тәкъдим ителде.

 Конференциянең максаты - цифрлы технологияләргә бәйле рәвештә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу һәм саклау проблемаларын хәл итү юлларын эшләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International