Татарстан җыелма командасы Югары технологияләр чемпионатыннан 12 медаль белән кайтты

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Бөек Новгородта Югары технологияләр чемпионаты финалы тәмамланды. Анда Россиянең 76 төбәгеннән һәм 26 дустанә илдән 15 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсантлар 15 инновацион компетенциядә ярыштылар.

Финал нәтиҗәләре буенча,  20 кеше җиңүче дип табылды, 40ы - призер. Чемпионат финалында барлыгы 100 дән артык медаль тапшырылды.

Татарстан командасы төрле дәрәҗәдәге 12 медаль яулады: 7 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль. Безнең команданы бик яхшы нәтиҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз!

Ярышлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла.

Конкурста катнашучыларга  РФ Президенты Владимир Путин  котлау җибәрде. Ул билгеләгәнчә, чемпионат максатчан, сәләтле яшьләрне берләштерә, илнең күп кенә төбәкләрендә укучыларга үз белемнәрен һәм компетенцияләрен күрсәтергә, актуаль иҗади, инженерлык бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Котлау текстын РФ мәгариф министры Сергей Кравцов укыды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International