19 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week форумы кысаларында «Цифрлы технологияләр һәм хокук» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты тарафыннан оештырылган әлеге чара 22 илдән 1660 тан артык катнашучы җыйды.
Конференция Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырылган Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумы кысаларында уздырыла.
Спикерлар арасында дөньякүләм танылган галимнәр, Беларусия, Бразилия, Венгрия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Россия, Үзбәкстан һәм башка илләрдән цифрлы технологияләр һәм хокук өлкәсендә танылган белгечләр бар. Конференциянең максаты - цифрлы технологияләргә бәйле рәвештә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу һәм саклау проблемаларын хәл итү юлларын эшләү. Программа комитеты составына Россия, Беларусия, Казахстан һәм Үзбәкстанныж танылган экспертлары керде.
Конференция программасы пленар утырышны һәм күп санлы секция утырышларын үз эченә алды, аларда әйдәп баручы галим-хокук белгечләре, юристлар, хакимият органнары һәм икътисадның реаль секторы вәкилләре чыгыш ясады.