«Вернуть Детство» округ фестиваленә йомгак ясалды

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Татарстанлылар «Мастерок» конкурсының ике номинациясендә җиңү яуладылар: «Конструирование, дизайн» - «Матушка Русь» эше  (Әмир Сәгъдиев, Дарина Рохлова, Кира Алексеева),  "Уенчыклар әзерләү" - "Бәхет кошы" (Виолетта Соломатина) эше  белән.

Уфада ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләрне яклау һәм социаль адаптацияләү буенча Вернуть Детство» округ фестивален ябу,  бүләкләү һәм гала-концерт узды.

Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров, танылган сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Проектта катнашучылар спорт, иҗат конкурсларында ярыштылар, фәнни һәм җитештерү мәйданчыкларында, университет- көллиятләрдә, музейларда һәм Уфа шәһәренең тарихи урыннарында булдылар.

«Вернуть Детство»  округ фестивален үткәрү  «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проектының максатларына һәм бурычларына туры килә һәм ятим балаларның талантларын үстерү, җаваплы һәм югары әхлаклы кешене тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International